Татарстанда аерым категория гражданнар өчен COVID-19га каршы мәҗбүри вакцинацияне 14 марттан гамәлдән чыгарылды.
Тиешле карарны Роспотребнадзор җитәкчесе Марина Патяшина имзалады. Баш санитар табиб билгеләп үткәнчә, хәзер мәҗбүри вакцинацияләнергә тиешле гражданнар өчен күмәк иммунитет дәрәҗәсе 80 проценттан артып китә. Карар үз көчен югалтты. Шул ук вакытта медицина учреждениеләрендә вакцинация һәм ревакцинация дәвам итә, республика халкы прививка ясата ала.