Иртәгә, 16 мартта парламентарийлар Дәүләт Советының чираттагы утырышына җыела. Көн тәртибенә нинди мәсъәләләр кертелгән? Парламент хәбәрләре турында тулырак Алия Галиуллина.
Көн тәртибендә — Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил доклады. Ирина Волынец узган елда кергән төп мөрәҗәгатьләр, балаларның хокукларын, законлы мәнфәгатьләрен үтәү мәсьәләләре турында сөйләячәк.
Шулай ук хуҗасыз хайваннар мәсъәләсе буенча да фикер алышалар.
Федераль законнарны да безнекен дә камил дип атап булмый. Анда салынган гуманлык принциплары һәм эшләрнең реаль торышы арасындагы каршылык турыдан-туры гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә йогынты ясый.
…
Дәүләт Советы утырышына парламент комитетлары да әзерләнде. Халык ышанычлылары балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләрен тикшерде, балалар омбудсмены докладын тыңлады. Ә мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитетында Туган телләр буенча яңа дәреслекләр чыгару һәм аларны федераль исемлеккә кертү турында сүз барды.
Республиканың мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмаларында куркынычсызлыкны тәэмин итү парламентның Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты игътибар үзәгендә булды.
Узган елның май аенда башкаланың 175 нче гимназиясендә ату нәтиҗәсендә җиде бала, бер укытучының гомере өзелде. Тагын ике дистә кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды. Ул чакта ил һәм республика җитәкчелеге профильле ведомстволардан терроризмга каршы яклануны тәэмин итүне таләп итте.
Парламентарийлар бу мәсьәләне контроль сыйфатында күтәрде. Мәгариф объектларының техник яктан террорчылыкка каршы системалар белән тәэмин ителеше буенча элеккечә үк җитешсезлекләр күп, — дип билгеләп үтте мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин. — Кайбер учреждениеләр сигнал системасы яки хәбәр итү һәм эвакуация белән идарә итү системалары белән җиһазландырылмаган. Аерым балалар бакчалары һәм мәктәпләр сак постлары, объектка кергәндә капкалар янына керү белән идарә итү һәм контроль системасы белән җиһазландырылмаган. Мондый хәлнең төп сәбәпләреннән берсе буларак, мәгариф һәм фән министры урынбасары саклау чараларына акча җитмәүне атады
Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил доклады балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәүгә багышлана. Аның төп тезисларын Ирина Волынец социаль сәясәт комитеты утырышында хәбәр итте.
Узган ел балалар омбудсмены адресына 2 меңнән артык мөрәҗәгать кергән. Бу 2020 елга караганда 19% ка күбрәк. 357дән артык гражданны кабул иткәннәр. Балалар омбудсмены социаль түләүләр, мәктәп, балалар бакчаларына, бигрәк тә ясле төркемнәргә урнаштыру, шулай ук мәгариф учреждениеләрендә низаглы хәлләр буенча мөрәҗәгатьләр буенча чыгыш ясый.
Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында халык ышанычлылары туган телләр буенча дәреслекләр чыгару һәм аларны федераль исемлеккә кертү мәсьәләсе буенча фикер алышты.
Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республика мәктәпләрендә 5 телдә укыту һәм тәрбия эше оештырылуын искә төшерде,
Тагын 8 тел өйрәнү предметы булып тора. Моннан тыш,, 100 ләп якшәмбе мәктәбендә телләрне һәм 25 милләт мәдәниятен өйрәнәләр. Республиканың Мәгариф киңлегендә татар теленә тәрҗемә ителгән 79 уку басмасы кулланыла. Уку басмаларын рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү Татарстан китап нәшриятына йөкләнә.
Мәктәпләрне басма һәм электрон белем бирү мәгълүмати ресурслар белән тәэмин итү Россия Федерациясендә федераль закон белән регламентлана. Муниципаль белем бирү оешмаларын дәреслекләр һәм уку пособиеләре белән тәэмин итүне оештыру законы нигезендә дәүләт хакимияте органнарының, Россия Федерациясе субъектларының вәкаләтләренә карый.
Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпләрдә туган телләр буенча заманча дәреслекләрне әзерләү һәм гамәлгә кертү буенча эшен югары бәяләде. Балаларны туган телдә укыту һәм тәрбияләү буенча реаль максатларга ирешү өчен башка юнәлешләр буенча да эшне көчәйтергә кирәк. Без ата-аналарны балаларының туган телен белүләре белән кызыксындырырга тиеш. Моның өчен белемле җитәкчеләр, үз фәнен яратучы укытучылар кирәк.
…..
Парламентарийлар һәм төзүчеләр профильле комитетның күчмә утырышында эскроу, ягъни банкта махсус счет ачу юлы белән күп фатирлы йортлар төзү буенча фикер алышты. Алар төзелеш компанияләренең берсендә әлеге актуаль теманы җентекләп тикшерде.
Узган атнада «Мәрхәмәт — Милосердие» хатын-кызлар депутатлар төркеме Идел буе төбәкләре парламентларыннан мөһим закон чыгару инициативаларын эшләү буенча коллегалары белән стратегик сессия үткәрде. Дәүләт Советында комитетлар каршында эшләп килүче эксперт советлары җыелды.