Билгеләнгән планнарны тормышка ашыру өчен еш кына финанс мөмкинлекләре җитми. Нәкъ менә төрле кызыклы проектларга ярдәм итү өчен грантлар системасы эшли – алар ярдәмендә иң кыю идеяләр һәм теләкләр чынга ашырыла. Чираттагы грантлар Республикабызның мәктәп һәм балалар бакчаларына юнәлдерелде. Тулырак Фәннур Хәсәнов видеоязмасында.
Телләр үлми! Үлә бары телен җуйган халыклар… Рәфыйк Юныс.
Тел — милләтнең үзаңын билгеләүче төп күрсәткеч. Телне белү — милли үзаңга ия булуның төп факторларының берсе. Татарстан Республикасының дәүләт телләре турындагы Закон нигезендә татар теле һәм әдәбияты дәресләре Түбән Кама муниципаль районның барлык мәктәпләпләре һәм балалар бакчаларында да укытыла. Татарстан телерадиокомпаниясенең иҗат төркеме Түбән Кама районындагы җиңүче мәктәпләр һәм балалар бакчаларында булып, аралашып кайтты.
Түбән Кама мәгариф оешмаларының үз эш системасы бар. Шуның нигезендә, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларыннан башлап, һөнәри белем бирүгә кадәр, эш даими рәвештә алып барыла. Белем бирү учреждениеләре арасында бербөтен структура булдырылган. Аңа 98 балалар бакчасы: 75се шәһәр, 23се авыл җирлегендә, 5 төп мәктәп, 48 урта мәктәп, 6 коррекция мәктәбе, 8 һөнәри белем бирү һәм 10 өстәмә белем бирү учреждениесе керә.
Түбән Кама районы мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында рус һәм татар милләтеннән башка утызга якын милләт балалары белем ала. Елдан — ел катнаш гаиләләр балалары саны арта бара. Туган тел укытучылары алдында зур бурычлар куела. Укыту эчтәлеген баланың тел белү дәрәҗәсенә нигезләнеп, эффектив алымнар кулланып, мавыктыргыч итеп оештыру- көн таләбе булып тора.
Туган телне саклап калу һәм үстерү, яшьләр арасында тирәнтен уйланылган, күпкырлы эшне таләп итә. Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсе милли мәгарифне үстерүгә һәм “Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” программасын тормышка ашыруга зур җаваплык белән карый.
Бәйгеләрдә катнашып, грантка ия булу – тәрбия һәм белем бирү процессын сыйфатлы башкаруга этәргеч, матди яктан зур ярдәм бирә, горурлык хисе уята, җаваплылык өсти, төпле һәм милли рухлы шәхес тәрбияләүгә максат булып тора. Түбән Кама муниципаль районында милли тәрбия бирү юнәлешендә шактый эшләр башкарыла. Татар теленә хөрмәт, кызыксыну хисләре тәрбияләү, телне үзләштерүгә теләк булдыру өстендә барлык укытучылар, педагоглар, тәрбиячеләр җитди эш алып бара.
Грантлар Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме белән кертелде һәм тормышка ашырылды.