Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан республикасының җитештерү комбинатларында һәм иң эре бүлү үзәгендә булды. Тулырак хәбәрчебез язмасында.
Компания йөрәк-кан тамырлары, неврология, офтальмология, йогышлы вируска каршы препаратлар һәм башка фармакотерапия юнәлешләрдәге дару препаратларын җитштерә. Шулай ук медицина әйберләре: җөй-хирургия материаллары әзерләп чыгара. Бүгенге көндә биредә 131 төр дару препараты ясала. Хәзерге вакытта завод штат режимында эшли. Предприятие берничә айга чимал, компонентлар һәм чыгым материаллары белән тулы күләмдә тәэмин ителгән. Санкцияләргә бәйле рәвештә, завод дару препаратлары өчен компонентлар, шулай ук лаборатор анализ өчен чыгым комплектлау детальләре белән тәэмин итү максатыннан яңа логистик чылбырлар төзү эшен башлады.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Майский» теплица комбинатында булды. Ул җиләк-җимеш, кыяр, помидор, яшел тәмләткечләр җитештерү буенча теплицаларны карады, шулай ук энергоүзәкнең эше белән танышты. ТР Президентын Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм җаваплылыгы чикләнгән «Майский» җәмгыяте генераль директоры Илшат Ганиев озата йөрде.«Майский» теплица комбинаты грунт яшелчәләре уңышы буенча Россия лидеры. Җитештерү күләме – елына 43 мең тонна яшелчә. Предприятиедә 862 кеше эшли.«Майский» ТК ҖЧҖ генераль директоры Илшат Ганиев хәбәр иткәнчә, Казан халкын һәм якын-тирә районнарда яшәүчеләрне яшелчә белән тәэмин итү максатларында комбинат авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә актив катнаша.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук Яшел үзәндәге X5 Retail Group бүлү үзәгендә булып азык-төлек запасы, шул исәптән беренче чиратта кирәкле товарларга бәйле вәзгыятьне бәяләде.
Бүген биредә 6 мең төр продукция тәкъдим ителгән. Соңгы көннәрдә шикәр, карабодай һәм онга ихтыяҗ зур. Компания өчен төп тәэмин итүче Зәй шикәр заводы. Ул өзлексез тәэмин итеп тора. Складта тәкъдим ителгән товарның 32%ын Татарстан җитештерүчеләре алып тора. Тулаем продукция чагыштырмасы турында сөйләсәк, 60%ы – Россиядә җитештерелгән товарлар, 40%ы – Россиядә җитештерелә торган чит ил маркалары. Шулай ук бүген Рөстәм Миңнеханов «ТМК ГРУПП» заманча логистик үзәген карады. Биредә сөт продукциясенең һәм ярымфабрикатларның төрле төрләре саклана.
Айзилә Батырханова, Татарстан Президентының Матбугат хезмәте белән берлектә, махсус Татарстан яңалыклары өчен.