Татарстан мөфтиятенең халык арасында зур популярлык казанган проекты — «Ислам. Беренче адымнар» мәктәбе үз эшен кабат башлап җибәрде.
Әлеге проект кыска вакыт эчендә Ислам нигезләрен үзләштереп, намаз укырга өйрәтүне максат итә. Дәресләр атнага бер тапкыр шимбә көннәрендә Казанның Галиев мәчетендә үткәрелә. Барлыгы 7 дәрес уздырыла. Барлык дәресләр дә — бушлай, укыту татар һәм рус телләрендә алып барыла. Дәресләрне үткәрү планына шулай ук уку өчен кирәк булган материаллар тарату да кертелгән.