Узган елгы корылыкка карамастан, республикада терлекчелек продуктларын җитештерүдә үсеш күзәтелә.
Татарстанның үзеннән тыш, кайбер башка төбәкләрне дә азык-төлек белән тәэмин итү мөмкинлеге бар.
Татарстан радиосының турыдан-туры эфирында шушы мәсьәләләр, шулай ук малларны кышлатуны нәтиҗәле тәмамлау, язгы ярминкәләрне оештыру, фермерларга, шәхси хуҗалыкларга грантлар бирү, субсидияләр түләү, дәүләтнең авыл хуҗалыгына бәйле башка программаларын үтәү юнәлешләре турында сүз барды. Терлекчелек буенча министр урынбасары Ленар Гарипов авылда бизнесны башлап җибәрү һәм уңышлы дәвам итү буенча радиотыңлаучыларны борчыган сорауларга аңлатмалар бирде. Без дә аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.