Санкцияләр шартларында җитештерүне һәм эш урыннарын саклап калу хәзер хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә төп бурыч.
Бу хакта Татарстан Президенты Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде. Азык-төлек куркынычсызлыгын ничек тәэмин итәләр һәм бәяләрне ничек контрольдә тоталар?
Кибет киштәләрендә шикәр, карабодай ярмасы кебек ашамлыклар бушап калды. Шул ук вакытта башка ярмаларга — мәсәлән, борчак, дөге һәм солыга андый ихтыяҗ юк. Консервларны да сатып алучылар әллә ни күренми. кибетләрдә чәй ассортименты да күп төрле. Кулланучыларның шикәр белән карабодайга булган ихтыяҗы үтәлергә тиеш, чөнки запаслар бар. Республикада резерв фонды булдырылды.
Икмәк-күмәч предприятиеләренең, социаль өлкә ихтыяҗларының өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен республикада шикәр, он запасының резерв фонды булдырылды. Сәүдә объектлары штат режимында эшли, беренче кирәк-ярак товарлар белән тәэмин ителгән.
Запаслар җитәрлек. Яңа уңышка да күп вакыт калмады. Беренче кирәкле товарларның булуы көн саен тикшерелә. Кибетләрдә, бүлү үзәкләрендә бәяләр контрольдә тотыла. Бәяләрнең нигезсез артуына юл куелмый.
Азык-төлек иминлеген тәэмин итәргә, дару препаратларына, медицина әйберләрнә, беренче кирәкле азык-төлек булмаган товарлар кытлыгына юл куймаска кирәк. Бәяләрнең нигезсез үсешен чикләүгә аерым игътибар бирү зарур.
Хәзер тагын бер өстенлекле бурыч — хезмәт базарында тотрыклы вәзгыять булдыру. Икътисад санкцияләргә каршы тора алсын өчен, эшмәкәрләргә бизнесны оештыруда яңа ярдәм чаралары эшли. Үзебезнекен булдыру мөһим.
Бу шартларда сәламәтлеккә игътибар белән карарга, коронавирстан саклану чаралары турында да онытмаска кирәк.
Бигрәк тә бу хакта 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр истә тотарга тиеш. Хезмәт коллективларында эпидемиологиягә каршы таләпләрне төгәл үтәргә кирәк. Covid беркая да югалмады.
Соңгы атнада республикада авырулар дәрәҗәсе ике ярым тапкырга диярлек кимеде. Беренче доза вакцина ясату планы йөз процентка үтәлде. Тотрыклы коллектив иммунитет формалаштыру өчен вакциналаштыруның икенче компонентын да үтәргә кирәк.
Эльмира Исмәгыйлова, Татарстан яңалыклары.