Шушы көннәрдә генә Кама аръягы зонасының -Норлат, Лаеш, Яңа Чишмә, Әлки, Аксубай, Спас, Чистай һәм Алексеевск районнары 2нче тур “Балкыш“ -“Сияние“ Татарстан ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның 7нче Республика фестивале сайлап алу туры булып узды һәм ул Региональ Ветераннар иҗтимагый оешмасының 35 еллыгына багышланды. “Балкыш” фестивален безнең хәбәрчебез Фәннур Хәсәнов тә күреп кайтты.
Кунакларны Алексеевск район мәдәният йорты бик җылы каршылады. Сигез район авылларыннан беренче турны үтеп килгән талантларыбыз төрле номинацияләр буенча берсеннән- берсе уздырып үз осталыкларын күрсәттеләр. Биш сәгатькә сузылган Фестиваль тамашасыннан район мәдәният йорты мыж килеп торды. Әйтерсеңлә яшь җилкенчәк кызлар, егетләр, Сабантуй бәйрәмендә,- диярсең. Уйланыбрак карасаң-иң яшенә дә инде 60 яшь тулып киткән, тагын да яхшылабрак карасаң -90 ны узып китүчеләре дә бар. Ә талантлары ташып төшкән.
Концертта нигездә, ветераннарның яшьлек елларын чагылдырган халык җырлары, тематик әсәрләр, халкыбызның онытылмас мирасы-Аулак өй, Сабантуй, төрле йолалардан күренешләр комсомол һәм Бөек Җиңүгә багышланган җырлар һәм әдәби әсәрләрдән өзекләр яңгырады.
Илебездә барган вәзгыятькә бәйле бу фестиваль купмедер тукталып торды. Шул вакыт аралыгында алар безгэ бик куп тапкыр мөрәҗәгать иттелэр. Балкыш фестивален тизрэк оештыруны сорадылар, сәхнәне сагынуларын җиткерделәр. Эйе, бу алар өчен рухи азык.
Җыр-биюгә оста өлкәннәрне берләштергән “Балкыш- Сияние” фестиваленең исеме җисеменә туры килә. Балкыш- сүзенең мәгънәсе дә күңелгә ятышлы, дәрт эсти, омтылыш бирә. Әйтеп үтү урынлы булыр: фестивальне оештырып йөргән вакытта исем кушу йөзеннән конкурс игълан ителә. 2012 елда шактый гына тәкъдим ителгән исемнәр арасыннан журналист Флера Иштирәкова тәкъдим иткән исем җиңеп чыга һәм бүгенге көнгә кадәр әлеге фестиваль “Балкыш” исеме астында яшәп, иҗат итеп килә һәм әйтергә кирәк,- “Балкыш“ фестивале бик күпләрне балкытты.
Без бу фестивальне бик сагынып көттек. Үзебезнең иҗатыбыз белән башкаларны да таныштырасыбыз килде, үзебезне күрсәтәсе килде. Чөнки без чуваш халкының мирасын барлаучылар!
“Балкыш” фестивален оештырырга республика президенты һәм хөкүмәте зур ярдәм итә, шәһәр һәм район җитәкчеләре дә талантлы өлкән буын кешеләренә игътибарны арттырды. Концертларга бергәләшеп әзерләнәләр, үзешчән артистларга сәхнә киемнәре тегәргә булышалар. Республика күләмендә ветераннар өчен төрле социаль-мәдәни чаралар оештырылып тора. “Балкыш” шулар арасында иң колачлысы. Ул яңа исемнәр ача, өлкәннәребез халык иҗатын зур сәхнәгә чыгара һәм үзләренең ялкынлы тормышлары белән яшьләргә үрнәк күрсәтә.
Концертта чыгыш ясаган барлык үзешчәннәргә дә истәлек бүләкләре һәм Дипломнар тапшырылды. Фәннур Хәсәнов, Таһир Хәсәнов Татарстан яңалыклары.