Республика сәламәтлек саклау министрлыгында даруханәләрдә дарулар сатуның ике тапкырга артуын теркәгәннәр. Дару препаратлары җитәрме, кытлык булмасмы дип, борчылучылар да бар. Табиблар артыгын борчылмаска, запаска күп итеп дару сатып алмаска киңәш итә.
Даруларны дистрибъторлар китерә, яртысы диярлек чит илдән сатып алына. Кайберләренең Россиядә аналоглары юк. Әмма алар бетәр дип борчылырга кирәкми.
Илебезгә каршы кертелгән санкцияләр дару препаратларына кагылмады, шулай да бөтен логистиканың бозылуын истә тотып, ниндидер өзеклекләр булырга мөмкин.
Ташламалар буенча бирелә торган дарулар берничә айга җитәрлек күләмдә алынган. Коммерция секторында да шул ук хәл. Барлык тәэмин итүчеләр белән эш дәвам итә, берәү дә хезмәттәшлек итүдән баш тартмаган. Даруларның артыгын сатып алуның мәгънәсе юк.
Артыгы нигә, куллану вакыты чыккач, дару препаратларын барыбер чүплеккә чыгарып ташларга туры килә бит.
Киләсе алты айда бәяләрнең кискен артуын көтәргә кирәкми, монда медикаментлар базарының төп механизмнары кертелә, барысы да озак вакытка төзелгән контрактлар аша сатыла. Бәяләрнең тотрыклылыгын фармацевтлар да раслый.
Соңгы вакытта медикаментларга, медицина эшләнмәләренә, реагентларга бәяләр артмады.
Республика сәламәтлек саклау министрлыгында хәзер вәзгыятьне җентекләп күзәтәләр. Төп бурыч — инсулин кебек яшәешкә кирәкле препаратларны тотрыклы тәэмин итү.
Россиядә дә инсулин җитештерелә. Барлык авыру балалар да кирәкле дарулар белән тәэмин ителә – хәйрия фонды элеккегечә үк сабыйларга балаларга игелек һәм кайгыртучанлык күрсәтә .
Булат Шакиев, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.