Казанда Донбассны саклау буенча махсус операция вакытында батырларча һәлак булган 39 яшьлек Ренат Гайсин белән хушлаштылар. Подполковник Ренат Гайсин 20 елдан артык дәүләткә хезмәт итүгә багышлаган.
Хезмәттәшләре һәм кул астындагылар өчен Ренат Гайсин һәрвакыт хәрби бурычны үтәү һәм Ватанга фидакарь хезмәт итү үрнәге булып калды. Офицер үлгәннән соң Батырлык орденына тәкъдим ителде. Подполковникның хатыны һәм ике баласы калган. Офицер гаиләсенә бөтен кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк.