Татарстанда барлык азык-төлек продуктлары җитәрлек күләмдә бар.
Бу хакта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр. Хәзер халык арасында ихтыяҗ зур булган ашамлыклар да җитәрлек күләмдә. Азык-төлекне бүлү үзәкләреннән таратуда бернинди проблема юк.
Татарстан үзен азык – төлек булмаган товарлар белән дә тулысынча тәэмин итә ала — 3 айдан бер елга кадәр запас бар. Шул ук вакытта республикада эшләүче заводлар төбәкнең барлык ихтыяҗларын канәгатьләндерә ала.