Украинадагы махсус хәрби операция уздырылу сәбәпле Владимир Путинга һәм Ватан алдындагы бурычларын үтәүче егетләргә теләктәшлек белдерәләр.
Без хәзерге хәлдә президентыбыз – Владимир Владимирович Путинны һәм якташыбыз Сергей Кужугетовича Шойгуны хуплыйбыз дип белдерде Туваларның Казан шәһәрендәге милли-мәдәни автономиясе җирле иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Розаля Салчак.
Димәк, шулай килеп чыккан икән, бу мәҗбүри чара булган. Без барысын да йөрәгебезгә бик якын кабул иттек, һәм хуплыйбыз. Анда, Украинага безнең күп кенә якташларыбыз китте, һәлак булучылар да бар, исемлекне җиткерделәр. Өстәвенә, безнең әтиебез Чечнядагы хәрби хәрәкәтләр ветераны, улыбыз Рязаньдагы югары команда училищесында икенче курста укый. Бу хәлне йөрәккә бик якын кабул иттек. Үзебезнең яктан без – Казанда яшәүче тувалылар –гуманитар ярдәм җыябыз, Халыклар Дуслыгы йортында берләшәбез, 14 нче мартка кадәр гуманитар ярдәмне җибәрәбез — дип белдерде Тува милли-мәдәни автономиясенең Казан шәһәрендәге җирле иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Розаля Салчак.