Интернетта татар телендә алып барыла торган иң яхшы проектлар өчен «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең «Тамга» премиясе тапшырылды. Тулырак хәбәрчебез язмасында.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән ТАТМЕДИА Junior махсус «ТАМГА» премиясен тапшыру тантанасын оештырды. “Тамга” премиясенең максаты – татар телендә Интернетта эшчәнлекләрен алып барган шәхесләрне, проектларны ачыклау, яки “тамга”лау.
Бүләкләү тантанасында 2021 ел дәвамында Интернетта видеороликларының каралулар саны, язылучыларның артуы исәпкә алынган номинантлар сайланды. «Тамга» сыннары 3 социаль челтәрдә уңышлы эшләгән блогерларга тапшырылачак: Youtube, Инстаграм һәм ТикТок.
2021 ел дәвамында Интернетта татар телендә видеоконтент әзерләүче шәхесләр, оешмалар саны шактый артты. Әлбәттә, мондый нәтиҗәләргә ирешүдә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең өлеше зур. Мәсәлән, Комиссия ярдәме белән тормышка ашырылган ТАТМЕДИА Junior проекты кысаларында гына да 582 ролик төшерелде.
Димәк, Youtube Инстаграм һәм ТикТок платформасында хәзер татар телендә төрле эчтәлектә, төрле аудиториягә юнәлгән татарча видеороликлар бар һәм аларның караучылары да көннән көн арта.
Искәндәр Гыймалтдинов, Дамир Мөхамәтханов, Татарстан яңалыклары.