“Салават күпере” редакциясе “Күңелле әлифба” исемле яңа китап чыгарды.
“Салават күпере” редакциясе “Күңелле әлифба” исемле яңа китап чыгарды. Тулысынча алдагы сюжетта.
“Салават күпере” редакциясе һәрдаим нәни укучыларны үзләренең яңа гына табадан төшкән журналлары белән сөендереп тора. Бу көннәрдә “Күңелле әлифба” исемле китап дөнья күрде. Нәни дусларыбыз алфавит дөньясына сәяхәтен башлар алдыннан — төрле-төрле хайваннар, бөҗәкләр төшкән ябыштыргыч белән танышалар. “Күңелле әлифба” китабының һәр битендә –хәрефнең дөрес язылышы, әлеге хәрефкә нинди сүзләр башланганы сүрәтләнгән, шулай ук матур язу үрнәге дә күрсәтелгән.
Балаларны рухи, тәртип яктан тәрбияләү максатыннан күп кенә әкиятләрдә язылган. “ Күңелле әлифба” китабы ике телгә тәрҗемә ителгән.Әлеге китапны күбрәк танытыр өчен балалар бакчасында уен формасында “Күңелле әлифба” китабының презентациясе үткәрелде.
Нәни дусларда кызыксыну хисе уятыр өчен тиздән уен формасында балалар өчен “Күңелле әлифба” китабын тәкъдим итәчәкләр. Динә Нәҗметдинова, Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары.