Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясе Русфонд җәмгыяте белән берлектә авыру балаларга ярдәм итү проектын дәвам итә. Сәйдәгә дә ярдәм кирәк. Сабыйга әле бер яшь тә юк, тик ул каты авырый. Без нәни кызга бергәләп ярдәм итә алабыз.
Хастаханә палатасы диварлары артында икенче яшәеш барлыгын Сәйдә әлегә белми. Сабыйга бронх- үпкә дисплазиясе диагнозы куелган. Авыр сулыш ала, теләсә нинди вирусны авыр формада үткәрә. Тыны кысыла, ютәлли.
Тугыз ай эчендә медицина картасы да язмалар белән тулган диярлек. Кыз сабыр, әнисе дә гел янында, булышып тора. Кызының хәленең яхшырачагына ышанычы зур.
Дәвалау өчен сулыш алу җиһазлары, дарулар, дәвалау туклануы таләп ителә. Аның бәясе 890 мең сумнан артык. Әнисе Сәйдәне ялгызы тәрбияли, әти-әнисе дә пенсионерлар. Без гаиләгә сезнең белән бергә ярдәм итә алабыз. 5542 номерына ДЕТИ сүзен язып СМС җибәрергә кирәк, бер хәбәрнең бәясе-75 сум. Күбрәк өлеш кертергә теләүчеләргә тулырак мәгълүмат безнең телерадиокомпания һәм Русфонд сайтларында.
Гүзәл Зәйнакова, Айрат Каюмов, Татарстан яңалыклары.