Ул Ми 8 вертолетының электрон системасын җентекләп тикшерә.
Эдуард Семенов-вертолет заводы монтажчысы. Тыныч холыклы кеше, ә бу көннәрдә күңеле тыныч түгел. Ул заман милләтчелегенең нәрсәгә китерәчәгенә, ни өчен Донбасста махсус операция башлануын яхшы аңлый.
Днестр буенда яшәдем, боларның барысын да, милләтчеләрнең мәгънәсез эшчәнлеген үз күзләрем белән күрдем. Генерал Лебедь бу явызлыкны көч кулланып кына җиңеп булуын күрсәтте, башкача юлы юк.
Эдуард Семеновның әтисе хәрби очучы була, танылган генерал Лебедь командованиесендә хезмәт итә. Ул Россия армиясенә ахыргача тугрылыклы булып кала, аны Днестр буенда җирлиләр. Халык берләшергә тиешле бу көннәрдә, офицерның улы завод кешеләре алдында чыгыш ясады.
14 елда Профсоюзлар йорты янганын, кешеләрнең тәрәзәләрдән сикерүләрен хәтерли торгансыздыр. Болар бик куркыныч нәрсәләр. Боларның барысының да беркайчан да кабатланмавын, җир йөзендә тынычлык урнашуын телим.
Эдуард Семенов кебек битараф булмаучылар күп заводта. Предприятие җитәкчелеге белән бергә, Россия армиясе һәм флотына ярдәм итү йөзеннән очрашу оештырдылар. Ил Президенты кабул иткән карарны хупладылар.
Америка Кушма штатлары Белградны, Ливанны бомбага тотканда, Гыйракны алганда, Сириягә бомба ташлап, тыныч халыкны юк иткән чакларда бер ил дә каршылык белдермәде. Хәзер, нишләптер, Украина неонацистларының үз халкын кимсетүен күрмиләр.
Кораллы Көчләр исеменнән Татарстан Республикасы хәрби комиссары урынбасары чыгыш ясады.
Сезгә, барлык Татарстан халкына актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт әйтәсем килә, тәҗрибәле, бердәм команда булып эшләп, предприятинең киләчәктә дә алдынгы урында баруына ышанам.
Җыелыштан соң завод хезмәткәрләре эш урыннарына таралышты. Заказлары күп, предприятие оборона комплексын Ми — 8 һәм Ми 38 машиналары белән тәэмин итә. Армия һәм флотка элеккечә булышуларын дәвам итәләр.
Булат Шакиев, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.