8 март – Халыкара хатын-кызлар бәйрәме якынлаша. Җәмгыять һәм гаилә тормышында хатын-кыз нинди роль уйный? Ана һәм бала хокукларын яклауда нәрсәләр эшләнә?
Татарстан радиосының иртәнге турыдан туры эфиры шушы актуаль мәсъәләләргә багышланды. Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларының “Мәрхәмәт” төркеме җитәкчесе, Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева хатын-кызлар проблемалары буенча радиотыңлаучыларны борчыган сорауларга җаваплар да бирде, депутатларга җиткерелгән тәкъдимнәрне язып алды. Студия кунагына без дә берничә сорау бирдек.