Күл-Черкене авылында яшәүче Лилия һәм Рәис Хәбибуллиннар иҗат җимешләре турында әнә шулай ди. Төп эшләрендә хезмәт куюларына карамастан, бәйләү-чигү, талдан кәрзиннәр үрү белән дә шөгыльләнергә өлгерә алар. “Күңел өчен генә” дип башланган эштән аерыла алмыйлар хәзер. Тырыш гаилә белән хәбәрчебез аралашып кайтты.
Ишектән керүгә үк, өйгә ямь өстәп торучы чигелгән картиналар күзгә ташлана. Алар, әйтерсең лә, хуҗабикәнең күз нурын, күңел матурлыгын саклый. Төсле җеп, бисер белән чигелгәннәре дә бар биредә. Бу кул эше белән мавыга башлавымда хезмәттәшләремнең өлеше зур ди Лилия.
Чигүдән тыш хуҗабикә бәйләү белән дә мавыга. Аның чәчәкләп бәйләгән шәлләрен күреп, сокланмый мөмкин түгел. Кызылы да, алтынсуы да, төсле-төслеләре дә бар. Бу эшкә алыну тарихы Лилиянең бала тапкан елларына барып тоташа.
Моңа өстәп, күптән түгел эпоксид сумаладан төрле эшләнмәләр ясау белән дә кызыксына башлаган әле ул. Әнә шул кул эшләре белән утырганда кышкы озын кичләрнең үткәне сизелми дә, ди хуҗабикә.
Гаилә башлыгы Рәис тә кул эшләренә һәвәс. Мәктәптә физкультура укытучысы булып эшли ул. Күптән түгел талдан кечкенә кәрзиннәр үрергә өйрәнә башлаган. Анысын илһам килгәндә генә эшләп була ди үзе.
Кәрзин үрү өчен чималы да үзләрендә – күптән түгел өй кырыена йомшак чыбыклы тал утыртканнар. Димәк, эзләп йөрисе дә юк. Кыскасы, барлык уңайлыклар да бар, теләк булганда барысына да өлгереп була, ди Хәбибуллиннар.
Алсу Сәмигуллина, Илнур Кадыйров. Татарстан яңалыклары.