Төзелешкә бер гектардан артык җир участогы сайлап алынган. Поликлиника Фәттахов һәм Йосыпов урамнары киселешендә урнаша. Бер сменада 750 гә кадәр пациентны – 500 өлкән кешене һәм 250 баланы кабул итәр дип көтелә. Әлегә өлкәннәр Зилантов урамындагы поликлиника филиалына мөрәҗәгать итә ала. Ә балаларны 4нче поликлиникада кабул итәләр. Хәзер Мәскәү һәм Киров районнары хакимияте микрорайон халкының барлык сорауларын исәпкә алып, бина проектын әзерли. Яңа поликлиниканы 2025 елда ачу каралган.