Донбасста махсус хәрби операция үткәрүне республиканың дин әһелләре дә шәрехли. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте дә мөрәҗәгать белән чыкты.
Шулай ук Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Украинадагы вакыйгаларга мөнәсәбәтен Татарстан халкына мөрәҗәгате аша белдерде.
“Президентыбыз, Владимир Владимирович Путинның сәясәте дөрес. 8 ел дәвамында ул тынычлыкка корылган сәясәт үткәрде. Ул Көнбатышны да шуңа күндерергә тырышты. Халык мәфәгатеннән чыгып эш йөртергә кирәк, аларның үз карашлары бар. Әмма, Украина җитәкчелегенең аңларга теләмәүләре шушы хәлгә китерде. Безнең халыкны күралмау, Бөек Ватан сугышында катнашучыларны күралмау, илне нацистларга, фашизмга әверелдерү. Бу нәфрәт миңа аңлашылмый. Гомумән, бер кешегә дә аңлашылмый.”
Яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча актив эш алып барган “Патриот» республика үзәге директоры Дмитри й Литвинов та теләктәшлек күрсәтергә өнди.
“Луганск һәм Донецк халкы тыныч яшәсен һәм тыныч кына балалар үстерсен. Кызганычка каршы, соңгы 8 елда Донецк һәм Луганск өлкәләрендә өлкәннәр генә түгел, балалар да һәлак булганын беләбез. Шуңа күрә, килеп туган вәзгыятьтә, без илебезгә һәм аның Кораллы көчләренә теләктәшлек күрсәтергә тиеш.“