Мәскәү экспертлары Татарстанда татар токымлы атларны үрчетү тәҗрибәсен югары бәяләде. Алар Лениногорский, Әлки, Теләче районнарындагы ат фермаларында булды. Әлеге атлар җирле табигый шартларга яраклашкан, чыдам,түземле токымнан санала. Лениногорский районыннан безнең репортаж.
Тәбәнәк буйлы, җыйнак гәүдәле бу атны беренче карашка чабыш аты дип әйтеп тә булмый. Ә чабышларда ул токымлы гарәп атларын да артта калдыра. Тулпар –татар токымлы ат.
Лениногорск районындагы бу фермада токымлы атлар үрчетәләр. 2 мең ел элек атларны авыр физик хезмәт,хәрби ихтыяҗлар өчен кулланганнар. Хәтта дошман армиясе солдатлары да аларның чыдамлыгына, көченә, тугрылык саклауларына сокланганнар. Узган гасыр башында бу атлар үзләренең популярлыгын югалта. Самат әтисе белән бергә токымлы атлар үрчетүгә керешә.
Татар атлары тәүлеккә 200 чакрымга кадәр ара уза ала. Ә өзлексез 8 сәгать буена хәрәкәт итәләр. Аларны нигездә табигый көтүлектә көтәләр. Быел кар күп, атларга азык табуы кыенрак.
Көчле нык аяклары татар токымлы атларга тауга каршы җиңел менәргә булыша. Салкыннарга да бирешмиләр, чыдамнар.
Саматның 300 дән артык татар токымлы аты бар. Аларны сату өчен үрчетә. Сатып алучылар арасында Мәскәү эшмәкәрләре дә бар. Җитлеккән атларның бәясе — 250 мең сумга җитә. Тайларны арзангарак саталар.
Һәр атның үз кушаматы. Аларны атларның холкын, үзенчәлекләрен исәпкә алып, кушалар.
Бу хуҗалык республикада татар атларын үрчетү буенча беренче үзәк булды. Бу токым рәсми рәвештә теркәлгән. Хәзер Нәбиуллиннар гаиләсе үз фермаларын туристлык үзәге итүне һәм милли спорт төрләрен яңартуны күздә тота.
Фирүзә Насыйрова, Айрат Каюмов, Татарстан яңалыклары, Лениногорский районы.