Бүген, 2 мартта Татарстанда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган кайнар линия эшли.
Телефоннар: 8 843 236-00-71, 8 843 236-60-90
WatsApp мессенджеры аша 8 939 345-37-50
Көн дәвамында хатын-кызларны кимсетү-мыскыллауга, көнкүреш низагларына, сәламәтлекне саклауга, хезмәт хокукларын үтәүгә, балаларны белем бирү учреждениеләренә урнаштыруга, балалы гаиләләрне социаль яклауга багышланган сорауларга җавап алу мөмкинлеге бар. Сорауларга Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты хезмәткәрләре, Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе, Хезмәт, Сәламәтлек саклау министрлыклары, Дәүләт торак инспекциясе, Пенсия, Социаль иминият фондлары, Медицина-социаль экспертиза Баш бюросы вәкилләре җавап бирә. Кайнар линия сәгать уннан алып дүрткә кадәр эшли, телефон номерлары экранда күрсәтелгән.