Сандык – халык арасында элек-электән киң кулланылган җиһазларның берсе. Һәр төбәк үз сандык ясау осталары белән дан тоткан. Зәй районының Югары Шепкә авылы балта остасы Рәйхәт Сафиуллин бабаларының күркәм традициясен әле дә дәвам итә. Оста ясаган сандыкларны хәбәрчебез дә күреп кайтты.
Сандыкларга хәзер дә сорау зур, дип саный балтасы остасы Рәйхәт Сафиуллин. Ун елдан артык ул кыш көннәрендә төрле үлчәмдәге һәм формадагы сандыклар ясау белән мәшгуль. Кайчагында хәтта төннәрен дә остаханәсендә үткәрә.
Сандык хәзерге өйләрнең дә бизәге булып кала. Ул өйнең декорациясен матурлый, ямь биреп тора. Бай фантазиясе, иҗади фикерләве, һәм инде, әлбәттә, алтын куллары Рәйхәт Сафиуллинга хуҗабикәләргә кирәкле затлы җиһаз ясарга булыша.
Бер сандык ясау өчен егерме көн тирәсе вакыт кирәк. «Әкият сараеның кыйммәтле, затлы, алтын сандыгы!» Зәй остасының эшен әнә шулай югары бәялиләр. Кышын остаханәдә эше тынып тормый. Ә язгы якта останың башка мәшәкатьләре башлана.
Айгөл Яруллина, Александр Тимофеев, Татарстан яңалыклары, Зәй районы.