Татар һөнәри сынлы сәнгатенә нигез салучы рәссам, график, скульптор Бакый Урманчега багышлап ел саен кече яшьтәге балалар арасында рәсем конкурсы үткәрелә. Шушы көннәрдә Бакый ага эшен иң оста дәвам итүчеләр ачыкланды. Кемнәр икәнен хәбәрчебез Искәндәр Гыймалтдинов белә.
«Урманче белән рәсем ясыйбыз» конкурсында катнашучыларның барысы да электрон сертификатлар алды. Ә җиңүчеләргә «Салават күпере» һәм «Сабантуй» балалар журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина кыйммәтле бүләк һәм дипломнар тапшырды. Җиңүчеләрнең эшләре «Сабантуй» журналының апрель санында басылыр дип көтелә.
Җиңүчеләрне рухландырырга 5нче рәсем мәктәбе укучылары да килгән иде. Конкурс быелның 17 гыйнварында игълан ителде һәм татар профессиональ рәсем сәнгатенә нигез салучы, скульптор һәм рәссам Бакый Идрис улы Урманченың 125 еллыгына багышланды. Конкурска 6 яшьтән 10 яшькәчә балаларның ирекле темага, төсле итеп ясалган эшләре кабул ителде.
«Сабантуй» балалар журналы һәм Бакый Урманче музее белән берлектә оештырылган конкурс рәсем сәнгате белән кызыксынучы сәләтле, иҗади балаларны эзләү һәм аларга ярдәм итү, шулай ук «Сабантуй» балалар журналына укучылар җәлеп итү максатыннан үткәрелде. Бәйгегә 69 эш килгән, аларның күпчелеге Казан шәһәреннән, шулай ук Татарстанның төрле почмакларыннан килгәннәре дә бар.
Искәндәр Гыймалтдинов, Никита Граханцев, Татарстан яңалыклары