Джазлы Казан. Россиянең атказанган, татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова атар джазына багышланган беренче китабын тәкъдим итте.
Татарстан Филармониясенең джаз-оркестры директоры Лидия Әхмәтова үзенең җыр һәм романслар җыентыгын профессиональ иҗат эшчәнлегенең 30 еллыгына багышлаган. Китапка композиторның 41 әсәре тупланган. Ул Фәнис Яруллин, Роберт Миңнуллин, Флера Тарханова, Гәрәй Рәхим, Разил Вәлиев кебек шагыйрьләрнең шигырьләренә көй язган.
Китапта романслар да, халыкчан җырлар да бар. Җырларны классик, джаз һәм эстрада җырчысы башкара ала.
«Джазлы Казан» ноталары җыентыгы, вокал башкару сәнгатенә ярдәм итү һәм аны үстерү өчен, Татарстан Республикасының белем бирү музыкаль учреждениеләренә бүләк ителәчәк.
Айзилә Батырханова, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.