12 нче кызлар гимназиясендә Халыклар дуслыгы фестивале узды. Чын дуслык, бердәмлек үрнәген чагылдырган бәйрәмнән хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортажы
Үткәрергә тиеш булган өчен генә түгел, ә чын-чынлап кызларга төрле халыкларның милли үзенчәлекләрен өйрәтү максатыннан оештырыла әлеге тәрбияви чара.
Халыклар дуслыгы фестивале гимназия тарихында 6 нчы тапкыр узды. Кызлар Россиядә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, милли костюмнарын, ризыкларын, музыкасын, җыр-биюен өйрәнеп жюри -укытучылар хозурына тәкъдим итте.
Бердәмлек, бер-береңне аңлап, аралашып һәм ярдәм итеп яшәү гимназиядәге рух, мохиткә бәйле. Биредә төрле милләт кызлары белем ала. Бер –берсе белән ризык пешерү рецептларын да уртаклаша. Конкурс -Фестиваль барышында ул рецептларның аеруча кирәге чыга. Чөнки Һәр сыйныф төрле милләтнең иң мәшхүр милли ризыгын әзерләп килә.
Әлеге фестивальгә әзерләнгәндә балалар, сыйныф җитәкчеләре белән бергә ата-аналар да аеруча җанлана. Милли кием табарга, сәхнә бизәргә, милли ризык пешерергә, кайбер очракта бию хәрәкәтләрен өйрәтергә дә булыша. Бергәләп тырышкач нәтиҗәсе дә афәрин диярлек.
Заманында Риза Фәхретдин: «Без милләт аналары — милли хисле, үзаңлы кешеләр тәрбияләргә тиеш», — дип әйтә. 12 нче гимназиянең дә төп максаты – кызларны гыйлемле милләт аналары итеп тәрбияләү. Халыклар дуслыгы фестивале шул максатка ирешүнең бер ысулы.
Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидуллин Татарстан яңалыклары