180 мәктәптә “Аулак өй-баттл” бәйгесенең ярым финалы үткәрелде. Болгар шәһәрендә узачак йомгаклау турына кемнәр үткәнен хәбәрчебез Искәндәр Гыймалтдинов белеп кайтты .
“Аулак өй-баттл” бәйгесендә укучылар татар халкының гөреф-гадәтләрен, милли йолаларын, онытылып барган халык уеннарын искә ала. Биредә 180нче мәктәптә 8-10 сыйныф укучылары бер берсе арасында көч сынашты. Тик ярым финалга Республиканың Саба, Балык Бистәсе, Биектау районы һәм Казанның 2нче лицееы командалары гына үтте. Әлеге зур эшнең максаты аңлашыла инде, замана баласын үткән белән киләчәкне тоташтыручы күпер итеп тәрбияләү.
Җиңер өчен балалар тарихны да, туган телне дә, милли гореф-гадәт йолаларыбызны да, көй-моңнарыбызны да яхшы белергә тиеш. Шуңа да мәктәпләргә “Аулак өй-баттл” десанты төшкәнче өлкән сыйныф укучылары укытучылары белән бик тырышып әзерләнергә тиеш. Ә ярым финалда Саба районы командасы җиңүче булып танылды. Болгардагы финалда Саба районының һәм икенче гимназиянең командалары көч дип көтелә.
Искәндәр Гыймалтдинов, Никита Граханцев, Татарстан яңалыклары.