Татарстанда быел икмәк уңышы 4 млн тоннадан да ким булмасын дигән бурыч куела. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.
«Без барлык технологияләрне һәм агротехник срокларны үтәсәк, бу планнарны тормышка ашыра алачакбыз. Узган елда 40 тан алып 50 процентка кадәр нәтиҗәлелек күрсәткән хуҗалыклар да булды», — диде Президент.