Ватанны саклаучылар көне уңаеннан рәсми сайты аша (kremlin.ru/events/president/news/) Владимир Путин ветераннар, армия һәм флот хәрбиләрен котлады. “Хөрмәтле дуслар! Кадерле ветераннар! Чын йөрәктән , бөтен халык бәйрәме буларак билгеләп үтелә торган Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм. Әлеге бәйрәм илнең батыр сакчыларына карата хөрмәт, армиядә һәм флотта хезмәт итүчеләр белән горурлану көне. Иң ихлас рәхмәт сүзләребез-бөек Ватан сугышы ветераннарына. Нәкъ менә сез-җиңүчеләрнең батыр буыны. Сезнең батырлык-кешелек тарихындагы иң югары үрнәк. Кораллы көчләр киләчәге турындагы барлык планнарда һәм карарларда офицерлар корпусына, аларның профессиональлегенә, тәҗрибәсенә таянабыз. Россиянең баш командующие буларак, офицер иптәшләр, мин сезгә ышанам”- диде ул видеомөрәҗәгатьтә. Шулай ук хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның туганнарына бәхет һәм иминлек теләде.