Бакый Урманче – сынлы сәнгатьнең аксакалы. Татар поэзиясенә һәм музыкасына нигез салучылар кем дип сорасалар, Тукай һәм Сәйдәш дибез.
Ә татар сынлы сәнгатенә кем күпер салган дисәләр, Бакый ага Урманче дип җавап бирәбез. Бүген сәгать икедә Буа якташлык җәгыяте музей хезмәткәрләре белән берлектә Бакый ага Урманчы истәлегенә багышланган чара үткәрә. 24нче февраль көнне «Хәерле көн, Татарстан» тапшыруында бөек шәхескә багышланган фильм карый аласыз.