«Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында VII «Сәмрух» Ел премиясен тапшыру тантанасы узды. Анда ел дәвамында «Сәләт» хәрәкәтендә актив катнашучы талантлы балалар һәм яшьләр, берләшмәнең проектларын гамәлгә ашырырга ярдәм итүче партнерлар, сәләтлеләр һәм уңышлы инициатива авторлары бүләкләнде. Тулырак алдагы сюжетта.
Иң сәләтле, ел дәүрендә «сәләт» дөньясында бик актив булган балалар һәм яшьләр исемлеген «Сәмрух» ел премиясе нәтиҗәсендә ачыклыйлар. Зал гөрли, җанатучылар, тамашачылар әзер. Берничә мизгелдән җиңүчеләрнең исемләре билгеле була.
Әлеге премиядә барысы 14 номинациядә катнашып җиңү яулау мөмкинлеге бирелде, аларның арасында: «ел сәлкәше», «ел әйдаманы», «ел директоры» һ. Б, шулай ук быелны өр-яңа «ел проекты» номинациясе өстәлде.
Бүләкләү тантанасына кадәр катнашучылар портфолио тутыру, гаризалар тапшыру, экспертлар алдында чыгыш ясау кебеу этапларны узк
1 нче этап- гаризалар кабул итү
2 нче этап -катнашучыларны портфолио нигезендә сайлап алу. Быел конкурска 90 нан артык гариза кабул ителде. Шуларның 70е портфолио нигезендә киләсе этапка үтте.
3 нче этап- әңгәмә нигезендә сайлап алу. Башлыча, катнашучылар үзләре белән таныштыра, җюри сорауларына җавап бирә.
4 нче этап-премия тапшыру. Җиңүчеләргә дипломнар. Сәләт партнерларыннан истәлекле бүләкләр.
Быел әлеге премия җиденче тапкыр үткәрелде. Киләсе елга әлеге премия шулай ук гөрләп, сәләтлеләрне тагын да күбрәк илһамландырыр дип ышанабыз. Динә Нәҗметдинова , Илдар Галяутдинов, ТЯ