Сәлих Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында “Шагыйрь һәм музыка” фестивале үзды. Фестиваль төрле музыка коралларында уйнаучы һәм декламация белән шөгыльләнүче сәләтле балаларга иң яхшы концерт мәйданчыкларында чыгыш ясарга мөмкинлек бирә.
Концерт программалары белән Муса Җәлилнең оныгы Татьяна Малышева шөгыльләнә. Фестиваль кысаларында Татарстанның төрле шәһәрләрендә — Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллыда сигез концерт узган. Концертларда «Җәлил укулары» Халыкара әдәби конкурсында җиңүчеләр дә катнаша. Яшь катнашучылар арасында шагыйрьнең оныкчыгы — скрипкачы, күпсанлы халыкара һәм Россия фестивальләрендә катнашучы Елизавета Малышева-Җәлил дә бар. Ә инде гала-концерт Ватанны саклаучылар көнендә Мәскәүнең кече концертлар залында уздырылыр дип көтелә.