Татарстан авыр хәлдә калган 1000 кешене кабул итәргә әзер. Бу хакта Министрлар Кабинетында күченеп килергә мәҗбүр булганнарны вакытлыча урнаштыру эшчәнлеген координацияләү өчен төзелгән оператив штаб утырышында хәбәр иттеләр.
Аны Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Күчеп килүчеләрне урнаштыру өчен бүген «Санта», «Жемчужина», «Ливадия», «Васильевский» санаторийлары билгеләнде. Барлык пунктлар да тулы әзерлекне раслый. Казанга килү белән барлык эвакуацияләнгән автобуслар белән вакытлыча яшәү урыннарына озатылалар. Кешеләрне кайнар туклану белән тәэмин итәләр, кирәк була калса медицина ярдәме белән, диелә хәбәрдә. Аның чираттагы утырышы бүген оештырыла.