НАТО авиациясе Украинада урнашса, конфликт башлана калганда, Россия территориясе буенча Казанга кадәр һөҗүм ясалырга мөмкин. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Россия халкына Донецк һәм Луганск халык республикаларын тануга багышланган мөрәҗәгатендә белдерде.
«Украинаның күп кенә аэродромнары безнең чикләр янәшәсендә урнашкан. Биредә югары төгәллекле коралны да кертеп, НАТО безнең җирлектәге Волгоград — Казан — Самара — Әстерхан чикләренә кадәр зарарларга мөмкин», — диде Россия лидеры.
Моннан тыш, Путин фикеренчә, Украинада разведканың радиолокация чараларын җәелдерү Төньяк Атлантика альянсына «Россиянең һава киңлеген Уралга кадәр контрольдә тотарга» мөмкинлек бирәчәк.
Кичә Россия Президенты Донецк һәм Луганск халык республикаларын тану турында указга имза куйган иде.