Анда Татарстан спортчылары да уңышлы чыгыш ясады. Чаңгыда трамплиннан сикерүдә гомумкоманда беренчелегендә Лениногорскийдан 18 яшьлек Данил Садриев көмеш медаль яулады. Республиканың яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләр дә олимпия уеннарында катнашырга хыяллана. Шуңа күрә күнегүләрдә активлык күрсәтәләр.
Спорт мәктәбе – Егор Малыгинның икенче туган йорты.13 яшьлек үсмер атнасына алты көн чаңгыда трамплиннан сикерү белән шөгыльләнә. Кумиры Данил Садриев кебек Олимпиадада катнашып, медаль аласы килә.
Тренеры белән бергә, Садриевтан. башка танылган спортчылардан осталыкка өйрәнә. Утыз метрлы трамплиннан курыкмыйча сикерә. Кечерәкләр астанрак сикерә. Бу спортта иң мөһиме — үҗәтлек, кыюлык, сынаулардан курыкмау.
Хәзер трамплин спорт мәктәбендә йөздән артык укучы шөгыльләнә. «Спорт-тормыш нормасы» федераль проекты буенча мәктәпне кирәкле җиһазлар, транспорт белән тәэмин иткәннәр. Күнегүләр тренерларның катгый контролендә уза. Кем белә, бәлки киләчәктә шушы спорт мәктәбеннән яңа Олимпия чемпионнары үсеп чыгар!?
Елизавета Жукова, Никита Граханцев, Татарстан яңалыклары.