Ике ир һәм бер хатын язмышы. Гаилә кыйммәтләрен барлауны максат иткән “Рита” операсын Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясе Казан тамашачысына тәкъдим итте.
Көлке жанрындагы әлеге опера беренче тапкыр 1955нче елда Рим шәһәрендә уйнала һәм югары сәнгать яратучылар тарафыннан җылы кабул ителә. Әсәр исеме төрлечә үзгәртелсә дә, асылда эчтәлеге шул ук кала. Баштарак пират ире тарафыннан җәберләнгән Рита икенче тапкыр кияүгә чыга һәм яшь иреннән үзен өстен куя.
Беренче тапкыр Казанның яшь музыкантлары Рита операсын 2021 елда Мәскәүдә узган Россия музыка театрлары фестивалендә күрсәттеләр.
Айзилә Батырханова, Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары