Татарстан Журналистлар берлегендә Флорит Әгъзамов укулары үттте. Аны Казан федераль университетың Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы уздырды.
Милли матбугат чаралары системасында традицион һәм яңа медиа, мультимедиа, заманча мәгълүмат киңлегендә мәдәни-әхлакый кыйммәтләр конференциянең төп темалары буларак тәкъдим ителде.
Фәнни чарада Флорид Әгъзамовның укытучы-галим, декан буларак үзенчәлекләре генә түгел, ә аның газета-журналларда актив эшләгән, мөхәррир, журналист буларак та иҗаты барланды.
30 елдан артык ка¬федрага, бүлеккә җитәкчелек иткән, факультет оештырган остаз университетта гомеренең соңгы көннәренә кадәр эшләде. “Совет журналистикасы гуманизмы”, “Шәхес активлыгын журналист тикшерүе”, “Игътибар үзәгендә — кеше” “Тукай — журналист” дип аталган хезмәтләре бик күп шәкертләренең өстәл китабы.
Телевидение белән бәйле заманча үзгәрешләр, яңа алымнар турында Резеда Даутова чыгышы конференциядә катнашучыларда аеруча кызыксыну уятты. Айрат Бик-Булатовның фәнни тикшеренү нәтиҗәләре журналистика тарихына бәйле. Галим Казан матбугатында беренче бөтендөнья сугышы белән бәйле темаларның рус һәм татар басмаларындагы үзенчәлекләрен ачыклаган. Мөслимә Гыйльманованың балаларга җурналистик белем бирү буенча тәҗрибәсе көнүзәк тема буларак яңгырады. Яшь галимнәр өйрәнгән медиакиңлек тә актуль. Аспирант Сун Кай кытай белән Россия арасындагы иктисадый элемтәләрнең медиада чагылышын анализлаган. Әлеге тикшеренүләр барысы да Әгъзамов укулары дип аталган конференциянең нәтиҗәсе буларак фәнни җыентык итеп әзерләнә.
Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидуллин Татарстан яңалыклары.