Халыкара Туган телләр көненә Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты бәһәлап бетергесез бүләк әзерләде. «Татар әдәбияты тарихы» сериясенең 8 томлыгы тәкъдим ителде. Яңа китаплар иң әүвәл язучылар хозурына чыкты. Тулырак Ләлә Зәйнуллина язмасында.
Очрашуга татар язучылары, әдәбият галимнәре, китапханәчеләр җыелды. Сигезтомлыкны институтның татар әдәбияты бүлеге җитәкчесе, галим Әлфәт Закирҗанов тәкъдим итте. Яңа хезмәттә совет чорында кертелгән идеология бетеп, яңа исемнәр кайтуын ассызыклады.
Фәнни басмада урын алган материаллар әдәбиятның тарихи үсеш этапларына бәйле рәвештә бирелә. Аерым әдипләр иҗатын өйрәнүче галимнәр, шул исәптән Татарстаннан читтә яшәүчеләр дә тартылган.
Әлеге фәнни хезмәт «2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында нәшер ителде. Фәнни басмалар китапханәләргә, мәктәп-гимназияләргә, югары уку йортларына таратыла.
Ләлә Зәйнуллина, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.