РФ Президенты Владимир Путин белдергәнчә, Донбасста вәзгыять турында фикер алышу өчен куркынычсызлык советын чакырган.
«Без бүген Донбасста килеп туган хәл турында фикер алышырга җыелдык», — диде Путин,
Путин белдергәнчә, Донбасс буенча карар хәлнең үсеш бәясеннән чыгып кабул ителәчәк.
«Ахыр чиктә, без сезнең белән алга таба нәрсә эшләячәгебезне һәм бүгенге көндә килеп чыккан вәзгыятьтән чыгып, аның үсеш бәяләреннән чыгып, ничек эшләргә кирәклеген хәл итәргә тиеш», — диде ул.
Президент сүзләренчә, Россиянең өстенлеге — конфронтация түгел, ә үз куркынычсызлыгын тәэмин итү.