Мәгариф учреждениеләрендә бигрәк тә, балалар бакчасында, гимназияләрдә киләчәктә татар телен ничек укытырга? Татарстан педагоглары һәм тәрбиячеләре бу мәсьәләдә уртак фикергә килергә тиеш. Татар телен укытуның яңа методикалары буенча семинар-киңәшмә үткәрелә.
Фикер алышуга мәгариф хезмәткәрләреннщн тыш барлык теләүчеләр чакырыла. Лекцияләр укыла, осталык дәресләре яки иҗат юнәлешләре аша укытуның яңа ысулларын тәкъдим ителә. Мондый очрашулар тәҗрибәсе бар инде, меңнән артык педагог катнашында өч семинар узды. Бүген чираттагы очрашу
Ленин мәдәният йортында билгеләнгән. Элемтәгә керү өчен телефон экранда күрсәтелгән. Бу хакта тулырак сюжетны иртәгә 22 февральдә карый аласыз.