Әссәләмегаләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.
Татарстан Президенты хозурындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстан мөфтияте тарафыннан “Изге әманәт” бәйгесе уздырылып килә.
Әлеге бәйгедә “Гаилә кыйммәтләрен ныгыту буенча иң яхшы татар телле проектларны тормышка ашыручы мәчет” номинациясе буенча “Гаилә” мәчете грант отты. Шул мөмкинлекне кулланып 2022 елдан “Гаилә” мәчетендә ышаныч телефоны — Бөтенроссия проекты тормышка ашырыла башлады.
Татарстан радиосы җомга көнге “Иртәнге нур” тапшыруларына кайбер яңалыклар кертте, тапшыруларның эчтәлеген тагын да баетып җибәрде. Аһәңле изге Азан яңгыравы, дин әһелләренең чыгышлары, вәгазләр, хәдисләр дин кардәшләребез күңеленә иман нурын иңдерә.
СНХ Раил Садри Татарстан радиосының “Иртәнге нур” тапшыруын алып баручы
Татарстан Диния Нәзарәте хәтта Галимҗан Баруди елы дип игълан иткән иде. Совет чорында онытылып торган мәгърифәтче, дин галиме, педагог, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Г.Барудины татар халкының беренче милли лидеры дип тә атаучылар бар. Революциядән соң да дин эшлеклесе булудан туктамаган Баруди ике тапкыр Россия мөфтие итеп сайлана. Мөселманнар арасында олы абруй казанган татар улына карата, еллар узгач та, ихтирам кимеми. Шушы көннәрдә Казанда мәгърифәтче, педагог, татар дин галиме Галимҗан Барудиның 165 еллык юбилее алдыннан республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды. Фәнни җыен «Татар дин галимнәренең Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең мирасын саклауга һәм өйрәнүгә керткән өлеше» дип исемләнгән иде.
Конференция барышында Галимҗан Барудиның
«Ә -китабү әл-әүвәлү мин әл-әрбәгыйнәти әл-мүтәсәлсилә»
(«Бер-бер артлы килүче кырыгар хәдисләрдән торган беренче китап») исемле китабының тәрҗемә ителгән басмасы тәкъдим ителде.
Милләттәшләребез күпләп яшәгән «Царево» торак комплексында мәчет төзелде. Дөрес, эчке эшләре әле тәмамланмаган, әмма мәчетнең манарасына ай урнаштырылды.
Бүгенгә шушылар. Карендәш-кабилә арасында гына түгел, холыклы вә гүзәл тәрбияле кешеләр белән бөтен милләт вә бөтен дөнья халкы мактаныр дип язган мәгърифәтче галим Риза Фәхретдин. Остазлар сүзенә игътибар итсәк иде дигән теләктә бүгенгә саубуллашым. Сау-сәламәт булыгыз!