Татарстанда QR-кодларны гамәлдән чыгару турында фикер алыштылар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Әлеге мәсьәлә кайсы да булса чикләүләрне бетерү яки гамәлдән чыгару ягыннан каралачак», — дип билгеләп үтте спикер.
QR-кодларны гамәлдән чыгару мәсьәләсе карала. Эпидемиологик вазгыятьнең тотрыклылануы сәбәпле, Covid-чикләүләрне бераз киметү мөмкинлеге барлыкка килде, дип белдерде Любовь Авдонина. Әлеге гамәл Татарстанда эпидемиологик хәлнең тотрыклылануына бәйле.