Хәтерләргә уелып калырлык мавыктыргыч уен. Казанда хоккей буенча Олимпия чемпионнары физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән уйнады. Инвалид коляскаларындагы балалар кичергән уңай хис-тойгылар турында киләсе язмада.
Бу балалар өчен чын хоккей уйнаудан да артыграк булды. Үз көчләренә ышандылар, йөзләренә елмаю нуры чыкты.
Профессиональ хоккейчылар белән бергә уйнау балаларга зур бәхет булды. Олимпия чемпионнарын бер күрү үзе генә дә ни тора бит.
Татарстан башкаласында коляскалардагы инвалид балалар өчен дулкынландыргыч мондый очрашулар традициягә керде.
Уен һәр бала күңелендә зур хатирәләр калдырды. Адаптив спортны үстерү үзәге базасында Казанда хоккей буенча балалар командасы оештырылды. Түбән Камада да команда туплау планлаштырыла. Мондый очрашулар осталарны да, балаларны да берләштерә.
Вадим Струминский, Никита Граханцев,Татарстан яңалыклары.