Рейтингны Хөкүмәт Йортында игълан иттеләр. Шунда ук яңа программа белән дә таныштырдылар. Ул хәерчелек чигендә булган кешеләр санын киметергә ярдәм итә. Социаль контракт буенча эшләүчеләрнең дә яңа мөмкинлекләре арта. Тулырак мәгълүмат киләсе рпеортажда.
Алена Машкованың 3 баласы бар, аны бистәдә балалар үзәге булмау проблемасы борчый. Сабыйлар белән үсеш-тәрбия юнәлешләрендә беркайда да шөгыльләнеп булмый. Ата — аналарга педагог, психологлардан ярдәм алу мөмкинлеге дә юк. Шуңа күрә Алена барысын да үз кулына алырга, моның өчен психологик ярдәм кабинеты ачарга булган. Ярдәм сорап, социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать иткән.
Бизнесны рәсмиләштергәндә үзмәшгульләр һәм шәхси эшмәкәрләр 150 мең сум күләмендә финанс ярдәме ала. Аның нечкәлекләрен социаль яклау бүлегендә гариза биргәндә аңлаталар. Моның өчен теркәлү урыны буенча бүлеккә мөрәҗәгать итәргә, үзең белән паспорт, керемнәр турында язмача белешмә кирәк.
Түләүләргә гаризаны дистанцион рәвештә дәүләт хезмәтләре аша да рәсмиләштерергә була. Быелдан Пенсия фонды аерым социаль ярдәм чараларын, шул исәптән йөклелек, бала туу һәм карау буенча ел ярымга кадәә түләүләр хезмәтләрен күрсәтә.
Яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле гаиләләр шулай ук газ җиһазлары сатып алуда һәм аны урнаштыруда финанс ярдәме сорап мөрәҗәгать итә ала. 60 мең сумнан алып 80 мең сумга кадәр түләнә. Аларны 2021 елның 21 апреленнән соң. табигый газга тоташтыру турында килешүләр төзегән гражданнар алырга мөмкин.
Диана Дасаева, Айрат Каюмов, Татарстан яңалыклары.