Теңкәш авылыннан сугыш чоры баласы Фәрит Кәримов шушы көннәрдә үзенең туксан яшьлек юбилеен каршы алды. Ул 50 елдан артык гомерен колхоз басуларына багышлый. Мәрхүм хатыны белән өч бала үстерәләр. Бүгенгесе көндә ветеран олы кызының гаиләсе белән яши. Бер гасыр диярлек гомер кичергән хезмәт ветераны белән Алсу Сәмигуллина аралашып кайтты.
Әнә шулай матур итеп каршылый туксан яшьлеген Фәрит ага. Хәзер тыныч, мул тормышта яшибез. Янәшәмдә ярдәм итәргә әзер булган якын кешеләрем. Бу, мөгаен, авыр елларга туры килгән балачагым өчен бирелгән бәхеттер, ди ветеран. Ул күп балалы гаиләдә туа. Сугышка кадәр башлангыч сыйныфта укырга өлгерә. Әтисе фронтка киткәндә гаиләдә иң кечкенә балага нибары ике атна була.
Аннан кайткач та, Фәрит Кәримов туган колхозында хезмәт куя. Шәһәргә җибәрергә теләмиләр аны. Бригадир итеп билгелиләр. Пенсиягә кадәр әлеге вазифада эшли. Лаеклы ялда да тынычлык белми ул, һәрвакыт эш белән мәшгуль. Ни кызганыч, тормыш иптәше җиде ел элек гүр иясе була. Бүгенгесе көндә ветеран кызы Рузалия гаиләсе белән яши. Ире белән Себердән әтисе йортына
Фәрит аганы юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова һәм Алших авыл җирлеге башлыгы Александр Андреев котладылар. Бу көнне юбилярга Россия Президентының котлау открыткасын да тапшырдылар.
Алсу Сәмигуллина, Илнур Кадыйров. Татарстан яңалыклары