Чыгарылышны кайгылы хәбәр белән дәвам итәбез. Татар җәмәгатьчелеге күренекле рәссам Зөфәр Гыймаевны соңгы юлга озатты. Аңа 71 яшь иде.
Хушлашу мәрасиме “Казан нуры“ мәчетендә узды. Татарстаның халык, Россиянең атказанган рәссамы, Бакый Урманче һәм Габдулла Тукай премияләре лауреаты Зөфәр Гыймаев гомере буе халкыбызның талантлы шәхесләренең портретларын иҗат итте, һәр шәхеснең эчке халәтен ачып бирә алырдай картиналар язды.
“Ул искиткеч талантлы, кешеләрне хөрмәт…”
Татарстан җитәкчелеге Россиянең атказанган рәссамы Зөфәр Гыймаевның вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде.Кайгынамәне Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин, Алексей Песошин, Әсгать Сәфәров, Васил Шәйхразиев, Ирада Әюпова, Илсур Метшин, Альберт Шиабиев имзалады.«Зөфәр Гыймаев хезмәт сөючән, кешеләргә карата игелекле мөнәсәбәттә, үз эшенә чиксез бирелгән булуы белән аерылып тора иде. Халык рәссамы, талантлы кеше турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр», диелә кайгынамәдә.