Тукталышсыз – яңа уңайлыкларга. Казанда диджитал тукталышлар барлыкка килергә тиеш.
Казан мэры киләчәккә шундый бурыч куйды. Заманча павильоннар смартфоннар өчен зарядкалар белән җиһазландырыла, интернет белән тәэмин ителә. Иң беренче булып аларны башкаланың Яңа транспорт магистральләрендә – Вознесение трактында, Зур Казан боҗрасында урнаштыралар.