Буада сугышчы-интернационалистларга һәйкәл ачу тантанасы узды. Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару датасы уңаеннан үткәрелгән чарада «Ак Барс» холдингы генераль директоры Иван Егоров, әфганчылар, аларның туганнары катнашты. Тулырак киләсе материалда.
Бу көнне шәһәрнең үзәк мәйданына әфганчылар, яшь армиячеләр һәм районның форпост оешмасы вәкилләре җыелды. Әфганстан җиреннән Совет гаскәрләрен чыгаруга 33 ел тулу уңаеннан, сугышчы-интернационалистларга һәйкәл ачылды.
Татарстаннан 11 меңнән артык солдат Әфганстан сугышының кырыс сынаулары аша үтә, районнан барлыгы 165 егет хәрби бурычын нәкъ менә шунда уза. Дистә еллар вакыт үтсә дә, алар һәрвакыт элемтәдә, бер-берсен онытмыйлар.
Чара Буа дәүләт драма театрында дәвам итте, анда Әфганстан Республикасында сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган сугышчыларның туганнары, ветераннар өчен бәйрәм концерты оештырылды, тәбрикләү сүзләре яңгырады. Искә алу кичәсенә җыелган буалылыларны район башлыгы Ранис Камәртдинов тәбрикләде.
Чараның мәртәбәле кунагы, «Ак Барс» холдингы генераль директоры Иван Егоров та залда утыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерде.
Чара барышында Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырылды. Һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Алсу Сәмигуллина, Илнур Кадыйров. Татарстан яңалыклары.