РФ Президенты Владимир Путин 18 февральдә Белоруссиядән килгән хезмәттәше Александр Лукашенко белән сөйләшүләр үткәрәчәк. Кремль матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, очрашу Мәскәүдә узачак.
«Россия-Белоруссия мөнәсәбәтләрен алга таба үстерү, стратегик партнерлык һәм хезмәттәшлек мәсьәләләре, шулай ук Европа иминлегенең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу планлаштырыла», — дип белдерде Кремльдә.
Ике лидерның соңгы очрашуы 2021 елның 29 декабрендә Санкт-Петербургта узды.