Республика районнарында муниципаль Совет сессияләре дәвам итә. Халык ышанычлылары башкарылган эшләр турында хисап тота.
Әлмәттә һәм Бөгелмәдә узган сессияләрдә Фәрит Мөхәммәтшин булды. ТР Дәүләт Советы Рәисе җыелышларга кадәр социаль объектларны ачуда катнашты.
Парламент башлыгына нефть сәнәгате өчен җиһазлар җитештерә торган предприятиене тәкъдир иттеләр. Узган ел нәтиҗәләре буенча республика рейтингында район 26нчы урыннан 23нче урынга күтәрелгән. Медицина хезмәте күрсәтү темасын да читләтеп үтмәделәр.